Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР тормыш дәрәҗәсен тикшерү өлкәсендә Бөтендөнья Банкы белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәк
2009 елның 31 марты, сишәмбе
Татарстан республикада тормыш дәрәҗәсен тикшерү буенча аналитик эшләр алып бару өлкәсендә Бөтендөнья Банкы белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәк. Хәзер хезмәттәшлектә төп игътибар халыкның аз якланган катламына социаль ярдәм буенча дәүләт программаларын тагын да адреслырак итүгә биреләчәк. Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья Банкы белгечләре белән очрашуында шул хакта сүз барды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Агымдагы елның 5 мартында Бөтендөнья Банкы белгечләре Татарстан Хөкүмәте башлыгына ТР тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын мониторинглау өчен халык арасында уздырылган тикшеренүләрнең якынча нәтиҗәләрен игълан иткән иде. Бүгенге очрашуда банкның социаль программалар җитәкчесе Андрей Марков социаль сәясәт өлкәсендә тикшеренүләрне көчәйтергә дигән тәкъдим кертте. Ул аеруча мохтаҗ катламга социаль ярдәм өчен киткән чыгымнарның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен кирәк. Банк белгечләре фикеренчә, бу мәсьәлә дөнья күләмендә икътисади кризис шартларында, бюджет акчалары бәрәкәтле тотылганда тагын да актуальләшә. “Дәүләт бирә торган акчаларның нәкъ менә ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга эләгүе бик мөһим”, - ди алар. Республикада яшәү дәрәҗәсе өлкәсендәге аналитик тикшеренүләр социаль түләүләрне тагын да адреслырак итәргә, бюджет акчаларын нәтиҗәле файдаланырга ярдәм итәргә тиеш, дип саный Андрей Марков. Бөтендөнья Банкы белгечләре тәкъдиме Рөстәм Миңнехановта хуплау тапты.
Банк белгечләре 3 атна дәвамында эш планын билгеләп, аны ТР Хөкүмәтенә раслауга тәкъдим итәргә тиеш.
МА "Татар-информ", 2009 елның 31 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз