Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Россия авиация предприятиеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе узачак
2009 елның 31 марты, сишәмбе
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко 30–31 март көннәрендә Казан һәм Ульяновски предприятиеләрендә авиация һәм вертолет төзелешен үстерү буенча берничә киңәшмә үткәрәчәк. Бу хакта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенконың ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов белән Россия авиатөзелеш предприятиеләре җитәкчеләре катнашында берничә киңәшмәсе планлаштырылган. Иртәгә Виктор Христенко җитәкчелегендәге Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе “Ту–214” самолетлары һәм хәрби бомбардировщиклар эшләп чыгаручы авиатөзелеш предприятиесе – “С.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖндә, шулай ук “Ми–8”, “Ми–17” һәм “Ансат” вертолетлары җитештерүче “Казан вертолет заводы” ААҖндә булачак.
Ульяновскига эш сәфәре барышында “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе”нә керүче “Авиастар–СП” ЯАҖ предприятиесе белән танышу планлаштырылган. Предприятие мәйданчыгында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко, губернатор – Ульяновски өлкәсе Хөкүмәте рәисе Сергей Морозов, Россия авиация предприятиеләре җитәкчеләре катнашында заказчыга тантаналы шартларда “Ту–204–100” самолетын тапшыру–кабул итү процедурасы узачак.
“Авиастар–СП” ЯАҖ мәйданчыгында предприятиене үстерү, төп җитештерү программасын үтәү һәм киләчәге зур булган продуктларны үзләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 31 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз