Истанбулда Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары арасында КВН уены узды

2009 елның 31 марты, сишәмбе
Истанбулда Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары арасында чираттагы КВН уены узды. Аны үткәрү башлангычы белән студентлар үзләре чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллеге.

Төркия территориясендә инде алтынчы мәртәбә үткәрелүче әлеге студентлар ярышының нигезенә КВН идеясе салынган, әмма традицион конкурслар һәм күңел ачу номерларыннан тыш, аны Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм башка актуаль темалар буенча сораулар тулыландыра. Әлеге викториналар тематик характерга ия. Әгәр элегрәк үткәрелгән чаралар әдәбият һәм сәнгать, Казанның 1000 еллыгы, Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты, милли аш–суларга багышланган булса, быелгы конкурс Татарстан Республикасында баручы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы һәм Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүгә багышланган иде.

Быел Измир һәм Истанбулдан студентлар җыелма командалары үзара көч сынашты. Конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Чараны Әнкара студенты Айгөл Хәбетдинова әзерләгән хореографик программа бизәде. Кичә чәй мәҗлесе белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International