Нуриев фестивале быел да балет йолдызларын бер сәхнәгә туплаячак

2009 елның 31 марты, сишәмбе
11 майда Казанда мәшһүр балет остасы Рудольф Нуриев исемендәге ХXII Халыкара классик балет фестивале старт ала.

Театрның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, фестиваль А.Аданның “Жизель” балеты белән башланып китә. Программада Л.Делибның “Коппелия”се, А.Аданның “Корсар” балетлары, шулай ук “Лебединое озеро” (П.Чайковский), “Спартак” (А.Хачатурян), “Дон Кихот”, “Баядерка” (Л.Минкус) спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Нуриев фестиваленең Гала-концертлары 21-22 май көннәрендә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International