Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Административ-техник инспекциягә эштә административ комиссиядән дә кырысрак булырга кирәк
2009 елның 12 мае, сишәмбе
Казан шәһәре Башкарма комитетының узган елның февраленнән оешып эшли башлаган административ комиссия эшен оештыру һәм административ контрольны координацияләү буенча идарәсе тарафыннан шәһәр территориясен чистартуда, каты көнкүреш калдыкларын җыеп тиешле урынга чыгаруда, җир асты коммуникацияләренең һәм тышкы яктырткычларның торышын тәэмин итүдә, реклама конструкцияләрен файдалануда, төзелеш объектларында эш башкару кагыйдәләрен үтәүдә һ.б. төрле хилафлыклар буенча ел башыннан бирле 2230 күрсәтмә бирелгән, шуларның 1862се үтәлгән. Шул исәптән шәһәрне санитар чистарту айлыгында гына да җитешсезлекләр буенча 1464 күрсәтмә бирелгән, аларның 1342се тиешле дәрәҗәгә җиткереп үтәләгән. Начар яктан даими рәвештә күз уңына эләгүчеләргә карата 1037 протокол төзелгән һәм 2 млн. сумнан артык гомуми суммада штраф салынган. Быел февральдан бирле административ хокук бозу буенча барлыгы 2,2 мең эш каралган, алар буенча, нәтиҗәдә, вазифаи һәм юридик затларга 4 млн. сумнан артык суммада штраф салынган һәм шуның бүгенгә 3 млн. сум чамасы түләтелгән.
Әлеге идарә җитәкчесе Гөлшат Гыйсмәтуллина бүген шәһәр Башкарма комитетында уздырылган "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә хәбәр иткәнчә, хилафлыкларның 84 процент чамасы төзәтелсә дә, тагын суд приставлары хезмәтенә, мәҗбүри үтәтер өчен, 541 күрсәтмә җибәрелгән.
Утырышка рәислек иткән мэр Илсур Метшин фикеренчә, "Чиста шәһәр" программасы да административ комиссиядән башка гамәлгә ашырыла алмас иде. "Универсиадага бәйле рәвештә, шәһәрдә бик күп төзелеш мәйданнары җәелдереләчәк, шуңа күрә киләчәктә эшен башлаячак административ-техник инспекциягә эштә административ комиссиядән дә таләпчәнрәк, кырысрак булырга кирәк, шәһәрдә исә, һичшиксез, чисталык һәм тәртип булырга тиеш", - дип басым ясап әйтте Казан шәһәре җитәкчесе.
МА "Татар-информ", 2009 елның 12 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз