Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Равил Моратов: ”Икътисад һәм җәмгыять корылышы нигезе мәктәптә ята”
2009 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
“Без яшьләрнең белем алу дәрәҗәсенә зур игътибар бирәбез. Моның өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек: гуманитар һәм техник вузлар эшләп тора. Аларны җитештерү тармагы белән бәйләү зарур”, - дип белдерде педагогларның бүген Казанда уза торган бөтенроссия конференциясендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов.
Аның сүзләренчә, вузлар белән икътисадның реаль секторы арасында элемтә бик зәгыйфь. “Кайбер вакытта Хөкүмәт, җитештерү тармагы һәм вузлар һәрберсе үзенә аерым яши кебек тоела. Студентлар диплом алу алдыннан предприятиеләрдә практика үтә алыр иде. Без быел бу эшкә нигез салдык, әлеге юнәлешне алга таба үстерәчәкбез”, - диде вице-премьер.
Равил Моратов әйтүенчә, бүгенге көндә икътисадны үстерү мәсьәләсе бөтен кешене кызыксындыра. “Ә икътисадның нигезе, җәмгыятьнең корылышы нигезе мәктәптә ята. Укытучы укучының күңеленә ничек сала, җәмгыять тә шул рәвешле үсә”, - дип белдерде ул. Һәм: “Безнең мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшлисе эшләр күп әле. Мәктәпне тәмамлап чыкканда укучы нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш: безгә шул хакта уйланырга кирәк”, - дип тә өстәде.
Вице-премьер үз чыгышында икенче буын федераль белем бирү стандартларын эшләү мәсьәләсенә тукталды. Аның фикеренчә, бу стандартларны эшләгән вакытта субъектларның фикерләрен тыңларга әзер булу ике арада яхшы диалог баруны аңлата.
“Безгә, үз мөмкинлекләребезне бәяләп, ватан өчен бергәләп эшләргә кирәк. Шул вакытта безнең тәрбия яшьләргә дә барып җитәр иде”, - дип, Равил Моратов залдагыларга 60 нчы еллардагы тәрбия алымнарын искә төшерергә чакырды. Ул мисалга РФ Мәгариф һәм фән министры Исаак Калинаны китереп: “Менә шундый җитәкчеләр булса, кирәкле вакытта тиешле карар кабул итә алырлар иде”, - диде.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 26 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз