Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Дәүләт Советында яшьләр парламентаризмы үсеш перспективалары буенча фикер алыштылар
2009 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
30 апрельдә ТР Дәүләт Советында “Яшьләр парламентаризмы: проблемалар һәм үсеш перспективалары” темасына багышланган матбугат конференциясе булды.
Журналистларның сорауларына РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе һәм ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Евгений Ефимов җавап бирде.
РФ Дәүләт Думасы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы – 18–35 яшьтәге лидерларны берләштерүгә чакырган дәүләтнеке булмаган иҗтимагый оешма.
“Љч елга беренче тапкыр бу палатаны Дәүләт Думасы депутаты җитәкләгән. Бу Иҗтимагый яшьләр палатасы эшли торган закон инициативаларын тиз үткәрүне тәэмин итү өчен эшләнелгән”, - дип сөйләде Виктория Черкесова.
Палатаның төп бурычы – дәүләт сәясәте, җәмәгатьчелектә кызыксыну уята торган яшьләр проблематикасын формалаштыру, шулай ук бу мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек буенча яшьләр позициясен чагылдыру. Иҗтимагый яшьләр палатасы гражданлык җәмгыяте институты буларак эшли һәм яшьләрнең хакимиятнең дәүләт һәм вәкиллекле органнары эшчәнлегендә катнашу формасын киңәйтүне бурыч итеп куя. Бүгенге көндә Россиянең Иҗтимагый яшьләр палатасында 5 комиссия: сәяси, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес белән элемтә, дәүләт хакимияте органнары белән эшләү, Иҗтимагый яшьләр палатасының төбәк сәясәте буенча, Иҗтимагый яшьләр палатасы халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, Иҗтимагый яшьләр палатасы этика һәм регламент буенча.
Иҗтимагый яшьләр палатасы дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында да эшли башлаячак. 22 апрельдә республика парламентының икенче утырышында депутатлар Дәүләт Советының “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы турында”гы карарның проектын кабул иттеләр.
Палата республика парламенты каршындагы киңәшләшү һәм консультация органы буларак эшли: яшьләр проблемаларын өйрәнә, аларны хәл итү юлларын эзли, яшьләр хокукларын яклый.
Матбугат конференциясендә депутат Евгений Ефимов төп үзгәрешләр һәм документ нигезләмәсе турында сөйләде. Хәзер муниципаль районнар һәм шәһәр округларына яшьләр форумлары һәм җыеннарында Иҗтимагый яшьләр палатасы составына вәкилләр сайларга тәкъдим итәләр.
“Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары ТР Дәүләт Советының 30 яшькәчә яшь депутатлары булырга мөмкин дигән нигезләмә дә яңа булып тора”, - дип ассызыклады ул һәм 4 парламентарийда палата әгъзасы булырга теләк белдерде дип ассызыклады ул. “ТР Дәүләт Советының яшь депутатлары катнашкан очракта яшьләр палатасының эше нәтиҗәле булачак”, - дип саный Е.Ефимов.
Шулай ук ТР Дәүләт Советында Иҗтимагый яшьләр палатасы каршында хезмәт, социаль мәсьәләләр, эчке элемтәләр комиссияләре һ.б. эшләячәк. Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, РФ парламентының түбән палата каршындагы яшьләр палатасы РФ субъектларының шундый ук палаталары белән хезмәттәшлек итәчәк. “Барлык төбәкләр белән дә эшләр җайга салынган, даими рәвештә видеоконференцияләр оештырыла, анда яшьләр палатасының күп санлы әгъзалары катнаша ала”, - дип өстәде Виктория Черкесова.
Ул шулай ук Дәүләт Думасы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы “Бердәм Россия”нең Яшьләр гвардиясе” иҗтимагый оешмасы белән бергә хезмәт отрядларына статус бирү буенча закон инициативасын әзерләгән. Тиздән закон проекты Дәүләт думасына кертеләчәк. “Бу мөһим инициатива, чөнки хезмәт отрядларының статусы законда язылмаган. Шуңа күрә алар предприятиеләр белән килешү төзи алмыйлар”, - дип ассызыклады ул. Чара ахырында Евгений Ефимов 6 майда ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының беренче утырышын үткәрү планлаштырылуы турында белдерде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 30 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз