Казанда 30 апрельдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе уза

2009 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
30 апрельдә Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы уза. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, ТР муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре (бүлекләре) башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорларының катнашуы көтелә.

Коллегия барышында Татарстан Республикасы ның 2010-2014 елларга белем бирү системасын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасын эшләү, мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәге, муниципаль берәмлекләр өчен педагогик кадрларны контракт нигезендә максатчан әзерләүне оештыру, 2009 елда Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү һәм оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International