Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Татнефть" экология буенча Россиядә иң яхшылар арасында
2009 елның 29 апреле, чәршәмбе
"Татнефть" компаниясе “Россиянең иң яхшы 100 компаниясе. Экология һәм экология менеджменты” конкурсында өченче тапкыр лауреат булды. Моннан тыш компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов “Ел экологы” мактаулы билгесе белән бүләкләнде.
Федерация Советы, Дәүләт Думасы, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россиянең сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр берлеге катнашында үткәрелгән конкурсның финалы “Экология һәм производство. Икътисади механизм үсеше һәм әйләнә-тирә мохитне саклау перспективалары” темасына багышланган III бөтенроссия конференциясе һәм “Дөньяви кризис шартларында глобаль экология һәм сәнәгать куркынычсызлыгы” I Халыкара конференциясе кысаларында үтте.
Чарада балансланган әйләнә-тирә мохите өчен чыгыш ясаучы парламентарийларның "Globe International" халыкара оешмасы вәкилләре беренче тапкыр катнашты.
Конкурсның эксперт советы җиңүчеләрне билгеләгәндә табигатьне саклау чараларына юнәлдерелгән акча динамикасын, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү параметрларын, экология программасының үтәлешен, табигатьне саклау эшләрендә аның нәтиҗәлелеге һәм системалы булуын, предприятиеләрнең бизнес алып бару территориясендә табигатьне саклау эшчәнлеген оештыруны исәпкә алган.
Соңгы 10 елда "Татнефть" ике зур экология программасын гамәлгә куйды. Хәзерге вакытта 2015 елга кадәр исәпләнгән өченче экология программасы кысаларында компания табигатьне саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә бердәм интеграцияләнгән сәясәт алып баруны дәвам итә. Программа буенча каралаган табигатьне саклау чараларына 2000–2008 елда бөтен финанслау чыганаклары буенча 29 миллиард сум акча юнәлдерелгән, шул исәптән 2008 елда 4,875 миллиард сум, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 29 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз