Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Эрик Сантрон: «FISU белән Универсиаданың оештыру комитетына арадашчы кирәк»
2009 елның 29 апреле, чәршәмбе
Казанның Универсиадага әзерлек барышы белән танышу өчен килгән FISU генераль секретаре Эрик Сантрон белән җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас, «Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итүләренчә, әзерлек темпларыннан канәгать. Гомумән, Казан Универсиадасына кадәр алда әле 4 ел вакыт калса да, хәзердән үк әзерлек эшләре үткәрелә, спорт корылмалары төзелә икән, дип билгеләп үттеләр алар спорт объектларын карап чыкканнан соң. Спорт корылмаларыннан тыш, Универсиада авылында матбугат үзәге дә калкып чыгачак. Универсиадада 140 ил катнаша ала, һәр чит илдән 1әр журналист килергә мөмкин. Марк Вандеплас сүзләренчә, чит илләрдән, гадәттә, 100ләп журналист килә, калганнары – җирле журналистлар. Мәсәлән, Кытай Универсиадасында барлыгы 1 меңләп журналист уеннар барышын яктыртачак.
Татарстан җирендә FISU җитәкчелеге белән Россия студентлар берлеге президенты Олег Матыцин ТР Премьер-министры һәм Казан шәһәре мэры белән очрашып, кайбер мәсьләләрдә фикер алышырга өлгергән. FISU белән Универсиаданың оештыру комитетына арадашчы, ягъни Казан Универсиадасына әзерлек, аның барышы, гомумән, шуңа бәйле бөтен нечкәлекләрне дә белә торган ышанычлы һәм эшлекле кеше кирәклеге хакында Премьер-министр белән мэрга тәкъдим ясалган. Эрик Сантрон сүзләренчә, аңа бигрәк тә республика җитәкчелегенең позициясе ошаган: бөтендөнья финанс кризисына карамастан, Универсиада бюджеты һәм инвестицияләр җәлеп итү күләме әллә ни киметелмәячәк. Финанс яктан тыш, студентларның волонтерлык хәрәкәтенә талантлы яшь татарстанлыларның күпләп кушылырга теләк белдерүе исә аны аеруча шатландырган.
МА "Татар-информ", 2009 елның 28 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз