Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Чыңгыз Айтматовны искә алдылар
2009 елның 28 апреле, сишәмбе
28 апрельдә Казанда Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматовны искә алу чарасы булды. Чарада Шанхай хезмәттәшлек берлеге вәкилләре белән бергә, РФ Мәдәният министры Александр Авдеев, ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, Ч.Айтматовның тормыш иптәше Мария Айтматова, улы Илдар Айтматов һәм туганы Роза Торекул кызы Айтматова да катнашты.
Билгеле булганча, мәшһүр язучының нәсел җебенең бер очы Татарстанның Кукмара районыннан. Төгәлрәге, районның Маскара авылына нигез салучы танылган Ишман Туктар нәселенә барып тоташа. Искә алу кичәсендә болар барысы да телгә алынды.
“Ч.Айтматов, мөмкинлеге булганда, бабалары туган җиргә керми китми иде. Аның соңгы визиты Татарстанга 2006 елда булган иде. ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең дә язучыга мөнәсәбәте җылы булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Ч.Айтматов — Ауразия дәүләтләре берлегенең тарихын, асылын тирәнтен аңлаган, күзалланган кеше. Ул социаль яктан алдан күрү сәләтенә ия иде. Шуңа да ул дөнья сәясәтенең, икътисадының Көнчыгыш цивилизацияне тәшкил итүче дәүләтләргә таба юнәлүен күреп, әлеге илләрнең цивилизацияләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә арадашчы ролен үтәвен аңлаган һәм Россия, аның кайбер төбәкләренең дә әһәмияткә ия булуын күргән шәхес.
Союз таркалган вакытта, гаепсез халыклар кыенлыкларга төшкәндә дә, язучы килеп туган проблемаларга күз йомып калмады, аларны аңлатырга, өскә калкытырга тырышты. Ч.Айтматов кешелек белән бәйле проблемаларны милләткә аерып карамады.
Ч.Айтматов — кыргыз язучысы да, шул ук вакытта ул Россия халыкларыныкы да. Татарстан өчен ул милләттәш тә, дус та булды”, - дип, Зилә Вәлиева язучының бирегә кабат килеп, бабалары каберен зиярәт кылу теләге белән янганлыгын да белдерде.
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Кукмараның туган якны өйрәнү музее олуг язучы исемен йөртә. Биредә Ђбделвәлиевлар нәселе турында шактый бай материал тупланган. Ђйтергә кирәк, әлеге эш музей хезмәткәрләре тарафыннан Маскара авылы мәктәбендә табылган, гарәп имлясы белән язылган шәҗәрәдән башлана. 1610 елда туган Ишман Туктардан башланган әлеге нәсел агачында Ђбделвәлиләр тармагы да бар. Музейда шулай ук Ч.Айтматовның алман телендә дөнья күргән һәм үзе тарафыннан музейга бүләк ителгән биографик басмасының беренче битендә Ђбделвәлиевлар гаиләсе фотосы урын алган. Беренче рәттә анда — гаилә башлыгы Хәмзә Ђбделвәлиев, әтисе янәшәсендә — әнисе Нәгыймә. Музейда шулай ук Ч.Айтматов тарафыннан язылган һәм музей директоры Ләбүдә Дәүләтшинага тапшырылган хат та саклана.
Њзенең чыгышында Зилә Вәлиева Татарстанның Балтач районы Борбаш авылында Ч.Айтматовка һәйкәл ачырга планлаштырылуын да билгеләп үтте.
“Язучының иҗатында кешелек белән бәйле проблемалар чагылыш таба. Көннән-көн яңадан-яңа китаплар, басмалар дөнья күреп торса да, Ч.Айтматовның әсәрләре әдәбият сөючеләр, китап укучылар тарафыннан Кыргызстанда, Россия төбәкләрендә генә түгел, ә дөньяның күп илләрендә бүген дә яратып укыла. Аның идеалы — сугышларсыз, күз яшьләрсез дөнья. Бу идеал бүген дә безнең барыбыз өчен дә актуаль васыять булып кала бирә.
Билгеле булганча, Ч.Айтматовның әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән һәм алар 80 миллион тираж белән дөнья күргән. Ђлеге басмалар һәм әсәрләр исән булганда — язучы, аның тынгысыз йөрәге, акылы, алдан күрүчәнлеге, фикерләре әле яшәячәк”, - дип билгеләп үтте мәдәният министры.
МА "Татар-информ", 2009 елның 28 апреле
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз