Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда “Туризм индустриясе” күргәзмәсе ачыла
2009 елның 15 апреле, чәршәмбе
“Казан ярминкәсе” берничә көнгә туризм үзәгенә әйләнәчәк. Бүген биредә традицион “Туризм индустриясе” махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлый. “Ќәйне хәзердән үк башла!” дигән девиз белән 17 апрельгә кадәр эшләячәк бу чараны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы «Казан ярминкәсе» ААЌ, Казан шәһәре мэриясе һәм ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе белән берлектә быел 12 нче тапкыр оештыра.
Яз алдагы туристлык сезонына хезмәттәшләр эзләү, туристлык агентлыклары һәм операторлар өчен яңа туристлык продуктларын, бәяләр сәясәтен формалаштыру чоры. Казан күргәзмәсе әнә шул максатларга хезмәт итә.
Ел саен уздырылучы әлеге күргәзмә туристлык бизнесы белән шөгыльләнүчеләрдә дә, күргәзмәне карарга килүчеләрдә дә зур кызыксыну уята, ди оештыручылар. “Туризм индустриясе” Россия, чит илләрнең 100 дән артык компаниясен, туризм белән идарә буенча федераль, төбәк органнарын үз мәйданына җыя. Аның әһәмияте Россия төбәкләрендәге мәдәни-тарихи, туристлык инфраструктурасының үсеш мөмкинлекләрен күрсәтү ягыннан да зур. Быел катнашырга теләк белдергән компанияләрнең күпчелеге эчке туризм һәм читтән кергән туристларның ялын оештыру буенча махсуслашкан. Шул ук вакытта, ялларын чит илләрдә уздырырга теләүчеләр, танып белү һәм экзотик турларга өстенлек бирүчеләр мәнфәгатьләре дә исәпкә алына, дип хәбәр иттеләр “Казан ярминкәсе”ннән. Күргәзмәдә туристлык компанияләре белән бергә туристлык индустриясенең актив катнашучылары булган кунакханәләр, рестораннар, шифаханәләр, авиакомпанияләр, иминият компанияләре, тел өйрәнү мәктәпләре дә катнаша. Быел да оештыручылар күргәзмәне эшлекле һәм күңел ачу программаларына бай булачак дип вәгъдә итә. 15-17 апрель көннәрендә «Казан ярминкәсе»ндә 22 экспозиция эшләячәк. Аларда круизлар, эшлекле, пляжда ял итү, савыктыру туризмы, актив һәм маҗаралы сәяхәтләр, балалар ялын оештыру, шифаханә, пансионатлар, туризмдагы мәгълүмат технологияләре, төбәк туристлык оешмалары, бу өлкә өчен белгечләр әзерләүче уку йортлары һ.б. хакында тулы мәгълүмат бирелә. Эшлекле программага килгәндә, Туризм буенча Бөтенроссия Координация советының “Россия төбәкләре- Мәскәү килешүе” дигән утырышы шуның иң зурысы булачак. Шулай ук программага туристлык компанияләрен презентацияләү, шоу-программалар, юлламалар һәм бүләкләр уйнату белән бәйле чаралар кертелгән.
“Туризм индустриясен” бу көннәрдә шул ук мәйданда эшләячәк “Кунакчыллык индустриясе” күргәзмәсе тулыландыра.
МА "Татар-информ", 2009 елның 15 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз