Нефтьчеләр Татарстанның төньяк-көнбатышында

2009 елның 28 апреле, сишәмбе
“Татнефть” ААЌ Татарстанның Балык Бистәсе районы территориясендә нефть чыгара башлады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә компаниянең баш геологы Рәис Хисамов хәбәр итүенчә, биредә яңа технологияләр кулланып Шәдке чыганагын ачканнар.

Ђлегә эзләнү эшләре дәвам итә. Љч разведка ясау скважинасы борауланган, аларның берсеннән нефть ургылып чыга башлаган, хәзер аннан тәүлек саен 8 тонна нефть чыгаралар. Р.Хисамов сүзләренчә, биредә перспективалар бар. Ђлегә бу зонаны өйрәнү эшләре бара, геологик төзелеш буенча хәл итәсе мәсьәләләр бар. Хәзер безгә сынау эксплуатациясе үткәрергә, запасларны санарга һәм аларны баланска куярга кирәк, диде “Татнефть” ААЌ баш геологы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International