Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Шанхай хезмәттәшлек берлегенең VI пленар утырышы уза
2009 елның 27 апреле, дүшәмбе
27 апрельдә Казанда Шанхай хезмәттәшлек берлегенең (ШХБ — ШОС) VI пленар утырышы ачылды. Ратушадагы “Милли мәдәни традицияләр һәм яшьләр” дигән исем астындагы чара РФ Мәдәният министры Александр Авдеев җитәкчелегендә уза. Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханнов һәм вице-премьер — мәдәният министры Зилә Вәлиева катнаша.
А.Авдеев җыенны ачып, Шанхай хезмәттәшлек берлеге утырышының Казанда — Россиянең өченче башкаласында узуына, һәм дә меңъеллык каланың әһәмиятенә басым ясады. Њз чиратында, А.Авдеев июнь аенда Екатеринбургта ШХБ дәүләтләре әгъзаларының Сәнгать фестивале узачагын да әйтеп узды.
Билгеле булганча, Шанхай хезмәттәшлек берлеге әгъзалары башкалада узган кичәге үзенчәлекле чараларда — шагыйрь Г.Тукай туган көненә багышланган Шигырь бәйрәмендә катнашты, шулай ук аңа багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсын тыңлады. Татарстан Хөкүмәте җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, РФ Мәдәният министры үзенчәлекле программа өчен рәхмәт белдерде.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Казанның Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйләп торучы үзәк булуын билгеләп үтеп, биредә төрле милләт вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә яшәвен һәм Татарстан җирендә традицияләрнең буыннардан-буыннарга ирешүен дә белдерде. Татарстанда мәдәниятнең елдан-ел үсеш ала баруына басым ясап, ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Шанхай хезмәттәшлек берлеге вәкилләренә юллаган сәламләвен укып ирештерде.
ШХБнең эш программасына килгәндә, Ратушада узган утырыштан соң, бүген делегатлар “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Шанхай хезмәттәшлек берлеге вәкилләренең гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылышында була, соңыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очраша. Моннан тыш, кичен башкала кунаклары “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак “Созвездие-Йолдызлык” Халыкара телевизион эстрада яшьләр фестивале Гала-концертын карый һәм иртәгә танылган язучы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган чарада катнаша.
Билгеле булганча, ШХБ делегатлары арасында Кыргызстан, Њзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, шулай ук күзәтчелек итүче илләр — Иран, Џиндстан, Монголия дәүләтләре мәдәният министрлары бар.
МА "Татар-информ", 2009 елның 27 апреле
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз