2009 елгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде

2009 елның 27 апреле, дүшәмбе
26 апрель көнне — халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Џәр елдагыча, бу көнне шагыйрь исемендәге дәүләт бүләкләренә ия булучыларның исемнәре игълан ителә.

М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы Тукай һәйкәле янына җыелган халыкны сәламләп, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов шагыйрь туган көннең татар рухының атамасы, символы булып торуына басым ясап: “Халкыбызның бөек шагыйре Тукай безне тагын да үзенә чакырып китерде. Бу юлы да ул безне барлау, күзенә туры карау өчен, ул калдырган кыйммәтле мирас — ана телебезне ничек саклавыбыз, халык рухын үстерүгә ничек хезмәт итүебезне үзебезгә көзгедән карагандай күрсәтү өчен чакырды”, - дип билгеләп үтте ул һәм бәйрәмгә килүчеләрне белән тәбрик итте.

Быел исә дәүләт бүләкләренә лаек булучыларны ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева игълан итте. “2009 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләрен бирү турында”гы ТР Президенты Указы нигезендә, быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләренә, “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел), шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен шагыйрь Мансуров Зиннур Мөҗип улы, “Сөембикә — ханбикә”, “Ауразия һәм Кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Ватан турында уйланулар” дигән эшләре һәм “Сөембикә-ханбикә” дигән һәйкәл эскизы проекты өчен Муллашев Камил Вәлиәхмәт улы, “Телсез күке” дигән спектакльне сәхнәгә куючы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме — язучы-драматург Хәкимов Зөлфәт Хәкимҗан улы, рәссам Скоморохов Сергей Геннадьевич, композитор Хәсәнов Рим Мәхмүт улы, актер Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы, шулай ук рус классик драматургиясендә — А.П.Чеховның “Вишневый сад” пьесасы буенча куелган спектакльдә образлар тудырганы өчен, В.Качалов исемендәге рус зур драма театры артистлары Романова (Славутская) Светлана Геннадьевна, Прытков Геннадий Николаевич ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International