Андрей Фурсенко Татарстан Республикасы белем бирү системасына Россиядә иң прогрессив дип бәя бирде. Аңа республиканың теге яки бу югары уку йортларының филиалларын ябырга батырчылык итү бик ошаган.
Татарстанда урнашкан вуз ректорларын нәрсә борчый дигәндә, аларның һәрберсенең проблемасы. Мәсәлән, Казан дәүләт техник университет ректоры Юрий Гортышев тулай торак төзү өчен откан грантның федераль үзәктән кайчан килүе белән кызыксынса, ТИСБИ ректоры Нелли Прусс инвалид балаларны укыткан бюджеттан акча алып булу-булмауны белешә, Яр Чаллы педагогика институты ректоры Фәйрүзә Мостафина яңа буенча белем стандартларын кертү вуз педагоглары эшендә ничек чагылыш табачагын аңлатып бирүне үтенә.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.