Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Г. Рапота: “Күп позицияләр буенча Татарстан парламенты алдынгы урында бара”
2009 елның 24 апреле, җомга
23 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сахиева, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсил Галимәрдәнов, парламентта даими нигездә эшләүче депутатлар катнашты.
Бу - яңа сайлаулар үткәннән соң, РФ Президентының Идел буе округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотаның депутатлар белән беренче генә очрашуы. Очрашудан соң журналистлар белән әңгәмә вакытында Г.Рапота республиканың дәүләт хакимияте органнары белән күптәннән хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте. “Без очрашуда теге яки бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәкме, түгелме дип бәхәсләшмәдек. Аларны ничек чишсәң, яхшырак булыр дип киңәшләштек”, - диде ул.
“Төбәкләргә чыккач, мин закон чыгаручылар белән очрашырга тырышам. Тышкы яктан республиканың закон чыгару органы бик гүзәл күренә. Эш мәсьәләсенә килгәндә, күп позицияләр буенча парламент алдынгы урында бара. Без бүген очрашуда республиканың беренче укылышта кабул ителгән наркотикларга каршы көрәш буенча закон проекты турында сөйләштек. Иртәгә Кировта хокук саклау органнарының координацион советы кысаларында бу мәсьәлә буенча киңәшмә булачак. Киңәшмәдә бу закон проектын да караячакбыз. Чөнки анда салынган бик кызыклы идеяләр безгә гомуми сәясәтне төзергә ярдәм итәчәк”, - диде Г.Рапота. Аның фикеренчә, Татарстанның наркотикларга каршы профилактика алып бару турындагы законда укучыларның һәм студентларның наркотиклар кулланганмы-юкмы икәнлеген тикшереп карау чарасы аларның хокукларын бозмый, киресенчә - яклый. “Сез дөрес юлда, төбәкләр дәрәҗәсендә беренче тапкыр шундый закон кабул ителә”, - диде ул.
Спикер Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында очрашуда күп кенә мәсьәләләрне чишү юллары турында уртага салып сөйләшүләрен билгеләп үтте. “Без аның каршында үзебезне борчыган мәсьәләләрне куйдык Џәм күбесенә җавап та таптык. Нигә дигәндә, без аның беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Бер-беребезне аңлап, тыгыз элемтәдә эшлибез”, - диде парламент башлыгы.
Очрашуда Татарстан депутатлары Григорий Рапотага “Мәгариф турындагы” федераль законга үзгәрешләр керткәннән соң, татар телен укытуның борчу тудыруы турында белдергән. “Аның белән бу мәсьәләне бергәләп чишәргә дигән уртак фикергә килдек. Иртәгә РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казанга килә. Ул безнең белән, Президент белән очраша. Анда да бу мәсәләне тагын да куертып, аңа ачыклык кертергә тиеш булабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советындагы очрашуда кризис мәсьәләләре дә читтә калмады һәм Татарстан депутатлары Г.Рапота белән бу нисбәттән уртак бер фикергә килгән. “Бүгенге көндә кризис дип халыкны куркытып кычкырып йөрергә кирәкми, эш күрсәтү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Без аңа әзер. Конструктив эш бара”, - диде спикер.
Кризис нисбәтеннән Григорий Рапота: “Кризис күбрәк чыннан да булганга караганда, башларда, ахрысы. Чөнки предприятиеләр эшли, төзелеш бара. Ђмма кайдадыр ул зур заводларга кагылды. Гомумән алганда, барысы да тотрыклы үсештә”, - дип, үз фикерен белдерде.
Бүгенге очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Г.Рапотаны яңа сайланган парламент эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтте. Республикада киләсе җирле үзидарә органнарына узачак сайлауларга тукталып, спикер муниципаль дәрәҗәдәге сайлауларны законнар белән тәэмин итү зарурлыгын белдерде.
ИА "Татар-информ"
, 23 апреля 2009 г.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз