Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда IV венчур ярминкәсе ачыла
2009 елның 24 апреле, җомга
24 апрельдә Казанда IV венчур ярминкәсе ачыла. Узган елгы III ярминкәдә Россиянең 14 шәһәреннән 120 дән артык инвестиция компаниясе тәкъдим ителгән иде. Алар нефть, газ, химия сәнәгате, машина, җиһазлар төзелеше, энергетика, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы, биотехнологияләр кебек перспектив юнәлешләрне эченә алды. Быелгы ярминкә эшендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чараларын гамәлгә ашыручы, фәнгә нигезләнгән бизнеска инвестицияләр җәлеп итү сәясәтен формалаштыручы төбәк һәм федераль структуралар вәкилләре, Россия һәм чит илләрнең финанс оешмалары, бизнес җәмәгатьчелек катнашачак.
ТР Инвестиция-венчур фондыннан хәбәр итүләренчә, IV ярминкәгә үз бизнесларын үстерүгә туры шәхси инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну белдергән компанияләр чакырылган. Алар – югары өстәмә салым белән продукция (хезмәтләр) җитештерүчеләр, югары үсеш темплары күрсәтүчеләр һ.б. Дәрәҗәле Судьялар комиссиясе экспонет-компанияләр арасыннан төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк. IV Казан венчур ярминкәсенең йомгаклары буенча, Американың гражданлык тикшеренүләре һәм ТР Инвестиция-венчур фондлары арасында Ниятләр һәм аңлашу турында Меморандум имзаланачак. Аның нигезендә яклар кече һәм урта технологик предприятиеләргә ярдәм чаралары күрергә, АКШ белән Татарстанның эшмәкәрлек, инвестиция җәмәгатьчелеге арасында элемтәләр булдыруга, фәнни-техник хезмәттәшлекне ныгытуга йөкләмә ала.
МА "Татар-информ", 2009 елның 23 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз