ТР Премьер–министры суд приставлары Федераль хезмәте директоры белән очрашты
2009 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
23 апрель көнне Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов суд приставлары Федераль хезмәте директоры – Россия Федерациясенең баш суд приставы Артур Парфенчиков белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталы.
Яклар республикадагы икътисади вәзгыять турында фикер алышты. Моннан тыш, суд приставлары хезмәтен алга таба үстерү һәм камилләштерү хакында сүз барды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.