Татарстан Франциянең Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Ниятләр турындагы беркетмә имзалады

2009 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан “Алгарыш” програмасын гамәлгә ашыруда катнашучы читтәге партнерлары белән хезмәттәшлекнең финаслауда катнашу аша яңа ысулларын булдыра. Узган елның маенда Бонн шәһәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Германиянең академик алмашу хезмәте (DААD) арасында хезмәттәшлек һәм стипендия программасын гамәлгә ашыру турындагы килешү имзаланган иде.

“Николай Лобачевский” дип исемләнгән бу проект республикага өстәмә рәвештә 1 143 000 евро җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Бүген исә Франциянең Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Ниятләр турындагы беркетмә төзелде. “Алгарыш-2009” форумы кысаларында, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов белән Франция Мәгариф һәм фән министрлыгының генераль инспекторы Жерар Бруссуа имзалады.

ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белдергәнчә, бу документ тигез башлангычларда финанслау шартларында уртак белем программалары төзергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International