Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Бөтенроссия форумы эшендә катнаша
2009 елның 22 апреле, чәршәмбе
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Бөтенроссия форумы эшендә катнаша. Халыкара сәүдә үзәгендә узучы бу җыенда Татарстанны шулай ук ТР ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев тәкъдим итә. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аналитиклар бу форумны кече һәм урта бизнес тормышындагы әһәмиятле вакыйга буларак бәяли. Форумда катнашучылар фикер алыша торган төп темалар – кризис шартларында кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, кредит ресурслары кытлыгы чорында эшмәкәрлекне финанслау, административ киртәләрне киметүдән гыйбарәт. Аның эшендә РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин, РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович, Саклык банкы, ВТБ-24, Россия үсеш банкы, Россельхозбанк җитәкчеләре һ.б катнаша.
Форумны РФ Икътисади үсеш министрлыгы, “Њсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы” дәүләт корпорациясе, “Опора России” иҗтимагый оешмасы оештырды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 22 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз