Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан делегациясе Төрекмәнстан Хөкүмәте утырышында катнашты
2009 елның 28 апреле, сишәмбе
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 25-26 апрель көннәрендә Төрекмәнстанда эш сәфәрендә булды. Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шимбә көнне Татарстан делегациясе Төрекмәнстан Хөкүмәте утырышында катнашкан. Аның барышында ил Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов 400 “КАМАЗ-65115” йөк автомобилен һәм аларга запас частьләр сатып алу турында карар имзалаган. Аның гомуми суммасы 22 млн. доллар тәшкил итә. Утырыш эшендә катнашкан “КАМАЗ” ААЌ генераль директоры Сергей Когогин, “Татнефть” ААЌ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, “Татэнерго” ААЌ генераль директоры Илшат Фәрдиев хезмәттәшлек тәкъдимнәре белән чыккан. Аерым алганда, Татарстан ягын электр энергетикасы (махсус җиһазлар белән тәэмин итү) өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындырган.
Гурбангулы Бердымөхәммәтов белдергәнчә, Төрекмәнстан Татарстан белән суднолар, моторлар төзү, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлеккә, мәдәни һәм фәнни өлкәләрдә багланышларга әзер. Бүгенге көндә әлеге Азия иленең 60 гражданы Татарстан вузларында белем ала.
Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Төрекмәнстан җитәкчелегенә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламнәрен ирештереп, ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең динамик үсешен билгеләп үткән.
Бүгенге көндә Татарстан предприятиеләре “Туркменгаз”, “Туркменнефтегазстрой” ДК, Төрекмәнстан Сәүдә министрлыгы уздырган тендерларда актив катнаша.Узган ел Татарстан белән Төрекмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме, 2007 ел белән чагыштырганда, 3,7 тапкырга арткан һәм 124 млн. доллар тәшкил иткән. Хәзерге вакытта “Татнефть” “Туркменнефть” компаниясе белән хезмәттәшлек итә, “КАМАЗ” ААЌ Ашхабад һәм Балканобад шәһәрләрендә автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станцияләре эшли. Татарстан Төрекмәнстанны “Казан вертолет заводы” ААЌ дә җитештерелгән техника белән тәэмин итүне яңартырга ниятли.
Хөкүмәт утырышыннан соң, Татарстан делегациясе вәкилләренең Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкилләре белән адреслы очрашулары узган. 26 апрельдә Рөстәм Миңнеханов дәүләт ипподромында Төрекмән чабышкысы бәйрәмендә катнашкан. 26 апрель кичендә Татарстан делегациясе Казанга кайтты.
МА "Татар-информ", 2009 елның 27 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз