Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Петербургның Тукай скверында шигъри бәйрәм
2009 елның 27 апреле, дүшәмбе
26 апрельдә Санкт-Петербургта елдагы “Тукай укулары” узды. Бөек шагыйрь истәлегенә багышланган тантана аның исемен йөрткән бакчада (скверда) оештырылды. Кронвер һәм Зверинск урамнары чатындагы һәйкәлле бакчага яше-карты, Казан кунаклары, рәсми вәкилләр һәм петербурглылар, милли җәмгыять вәкилләре,Телевидениенең 5 каналы, татар хәбәрчеләре килгән иде.
Бөек шагыйрь исемен йөрткән бакча иртәдән Динар Галимҗанов башкарган баян моңнарына күмелде. Көне дә сайлап алгандай җылы, матур иде. Сүз алучылар да истәлекле тантана рухында чыгыш ясады.
- Габдулла Тукай исемендәге бакча хәзер төрле бәйрәм-тантаналарны үткәрү урынына әйләнде. Ел саен апрель аенда без биредә Тукайны искә алабыз, - дип башлады үз чыгышын Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Ђхмәтшин. Ул Татарстан һәм төньяк башкала хакимияте җитәкчеләренә һәйкәлне куюда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Безнең динебез дә, мәдәниятебез дә туган телгә бәйләнгән. Тукай милләтне берләштерүче көч, диде ул. Санкт- Петербург һәм Русиянең төньяк-көнбатыш төбәге мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Ќәфар Пончаев Тукайны татар поэзиясе Пушкины дип атады. Ђдипнең исеме бөтен дөньяда билгеле, ул безне телнең чын матурлыгын аңларга өйрәтә, диде. Петроград районы хакимияте башлыгы урынбасары Надежда Соломахина Тукай исеме һәрчак яшәячәк, дип белдерде. Казаннан Татарстан Язучылары берлеге исеменнән килгән кунак Флера Тарханова петербурглыларга Тукайга багышланган шигырьләрен бүләк итте. Төркиянең Санкт-Петербургтагы илчесе Мәхмүд Чинар без татар халкы белән тыгыз бәйләнгән. Тукай төрки күңелендә дә яши, әсәрләре безнең телгә тәрҗемә ителгән, диде. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе милли-мәдәни татар җәмгыяте рәисе Рәшид Мәһдеев шәһәрдә яңа мәдәни йолалар барлыкка килүенә, аның берсе бөек әдип исеме белән бәйләнгәнлегенә тукталды. Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре татарларының “Изге юл” оешмасы рәисе Иниятулла Кутуев чыгышы һәрвакыттагыча бай эчтәлекле иде. Тукай- татар милләтенең якты нуры, туган тел чыганагы, диде ул.
Петербург “Милләтләр лигасы” президенты Хәмзәт Цокиев, әлеге мәдәни чарага килер алдыннан интернетка чыктым һәм анда Тукай турында язмаларның искиткеч күп булуына шаккаттым. Татар халкы тагын шундый бөек әдип бирер әле, дип өметләнәм, диде. Рәссам Рәшид Гыйләҗев күп әсәрләренә илһамны Тукайдан алуы хакында сөйләде. Аның хатыны Халидә Гыйләҗева яңа шигырьләрен укып ишеттерде. Ђдип һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, җыелучылар бергәләп татар халкы гимнына әйләнгән “Туган тел”не башкарды. Аннары сүз яшьләргә һәм шигырь язарга яратучыларга бирелде. Тукай яныннан халык озак таралмады.
МА "Татар-информ", 2009 елның 27 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз