Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Сафиуллин: "Җиңү көне көрәшләрдә һәм тылда чыныккан көчле рух, чыдамлылык үрнәге"
2009 елның 9 мае, шимбә
ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветараннарына котлау юллады.
"Хөрмәтле ветераннар! "Хәтерлибез, кадерен беләбез, горурланабыз!" Йөрәк түреннән чыккан шушы сүзләр белән без Сезнең батырлыгыгыз, ныклыгыгыз алдында баш иябез. Фронтларда Ватан азатлыгы өчен сугышкан, тылда батырларча хезмәт иткән, илнең бәйсезлеге өчен көчен кызганмаган һәм безгә азат тормыш бәхетен татырга ярдәм итүчеләргә олы рәхмәт һәм ихтирам сүзләре буыннар аша тапшырыла килә.
Моннан 64 ел элек зур югалтулар һәм көч бәрабәренә Сез яулаган Җиңү тарихны үзгәртте. Бу батырлыкның әһәмияте бүген арта бара. Ул уртак максат- Ватанны, якыннарын фашист агрессиясеннән саклау максаты белән берләшкән төрле халыкларның чын дуслык үрнәге, гади геройлык, кыюлык өлгесе. Шул ук вакытта Сталинград окопларында, Курски дугасында, Ленинград камалышында, Берлин өчен көрәшләрдә, фронтның алгы сызыгында һәм тылда чыныккан көчле рух, чыдамлылык үрнәге дә.
Хәзер дөнья, без яшәгән ил үзгәрде. Ләкин без, бу сугыштан соң туган буын вәкилләре, Җиңү таңын алып килгән Сез батырлардан бүген күп нәрсәгә өйрәнәбез. Безгә Сезнең зирәклегегез һәм тәҗрибәгез кирәк. Яңа буыннар бу Җиңүнең нинди көч һәм нәрсәләр бәрабәренә яуланганын беркайчан онытмас. Без моны ышандырабыз. Кадерле ветераннар! Сезгә ныклы сәламәтлек белән, әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын", -диелгән юллар бар икътисад министры котлавында.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз