Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Госман хәзрәт Исхакый ветераннарны Җиңү көне белән тәбрик итте
2009 елның 9 мае, шимбә
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гоман хәзрәт Исхакый ветераннарны Җиңү көне белән тәбрик итте.
Котлауда болай диелә:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим, әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмииин.
Әссәләмү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
Хөрмәтле ветераннар!
Татарстан мөселманннары һәм шәхсән үз исемемнән сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Бәхәссез, үткән еллар вакыйгалары турында истәлек һәрберебез өчен кыйммәтле: безнең әтиләребез, бабаларыбыз, бабаларыбызның әтиләре үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, кешелекнең иң кыйммәтле казанышы, халыклар арасында тынычлыкны саклап калдылар. Без аларның дәвамчылары шуны истә тотып һәм сугышта һәлак булганнар, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт йөзеннән, тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне сакларга тиешбез.
Аллаһка дан һәм хөрмәт, республикадагы төп конфессияләр һәм күпсанлы халыклар арасындагы тынычлык һәм үзара килешеп яшәү, ул толерантлык һәм гуманлылыкны раслау, Татарстанның күпмилләтле халкы өчен иң бөек кыйммәтләрнең берсе булып торды.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан аеруча шуны да ассызыклыйсы килә - кызганычка каршы соңгы вакытларда нацизм, раса һәм дини каршылыклар берничек тә кабүл ителми һәм кешелекнең бар яшәешенә, табигатенә каршы килә.
Хөрмәтле ветераннар, сугышта катнашканнар һәм гомумән шушы тетрәндергеч вакыйгаларның шаһитлары, солдатлар, тыл хезмәтчәннәре! Сезнең батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз турында истәлек гасырларда калыр. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телим һәм сезнең алдагы көннәрегез һәрвакыт якты, шатлыклы булсын һәм Җиңү көнендәге кебек гүзәл мизгелләр белән бизәлсен!
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз