Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда “Мәгариф. Карьера - 2009” дип исемләнгән махсуслашкан күргәзмә эшли башлады
2009 елның 8 апреле, чәршәмбе
8 апрель көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Мәгариф. Карьера - 2009” дип исемләнгән махсуслашкан күргәзмә эшли башлады. Љч көн дәвам итәчәк “Мәгариф. Карьера - 2009” күргәзмәсендә югары уку йортлары, дәүләти һәм шәхси белем бирү үзәкләре, махсуслашкан курслар, кадрлык агентлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тәкъдим ителә. Махсуслашкан күргәзмә укучыларны хезмәт базарындагы тәкъдимнәр белән таныштыруны, аларга консультацияләр бирүне, эшсезләрне эш белән тәэмин итүне максат итеп куя.
Ђлеге күргәзмә ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе белән берлектә үткәрелә.
Бүгенге көндә, килеп туган икътисади вәзгыятьтән чыгып, сәнәгатьнең барлык тармак предприятиеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, белем бирү хезмәтләрен күрсәтү базарында һәм эшкә урнаштыру өлкәсендә үзгәрешләр кертү төп аспект булып тора. “Мәгариф. Карьера – 2009” күргәзмәсе нәкъ менә кирәкле мәгълүматны алу һәм туплау, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Ульяновск шәһәрләреннән килгән 150дән артык уку йорты һәм предприятиеләр эшчәнлеге белән танышыр өчен эшлекле мәйданчык ролен үти.
Бигрәк тә бүгенге катлаулы базар шартларында яшьләр сайлаган белгечлеге буенча эшкә урнаша алмаганда, кемдер эшсез калганда әлеге күргәзмәнең актуальлеге кискен арта. Бүгенге көндә республикада эшсезләр саны 56 меңгә җитә. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләрнең 35 процентын 16-29 яшьләрдәге егет-кызлар тәшкил итә.
Ел саен күргәзмә эшчәнлеге белән 40 меңнән артык кеше таныша. Эшлекле программа кысаларында фәнни-гамәли конференцияләр, “түгәрәк өстәл” утырышлары һәм башка чаралар уза. Быелгы 3 көнлек күргәзмәдә “Көндәшлеккә сәләтле белгечләрне һөнәри өзлексез әзерләүдә - инновацион технологияләр” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция, “Укучы яшьләр тирәлегендә наркотиклар куллануга каршы тору” һәм “Яшьләр мохитендә хокук бозуларны профилактикалау” дигән семинарлар, “2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада өчен чит телне белгән кадрларны әзерләү мәсьәләләре” һәм “Белем бирү кредиты” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышлары оештырыла.
МА "Татар-информ", 2009 елның 8 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз