Төмәндә татар яшьләре Форумы булып үтте

2009 елның 22 апреле, чәршәмбе
Татар яшьләре Форумы милли эшләр комитеты ярдәме белән өлкә үзәгенең “Төзүче” мәдәният сараенда үткәрелде, финанс ярдәмен Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкләгән өлкә татарлары Конгрессы күрсәтте.

Яшьләрнең дәрәҗәле җыенын тантаналы ачуда милли эшләр комитеты рәисе урынбасары Виктор Хоменко, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең башкаручы мөдире Тимергали Мирасов, өлкә татарлары Конгрессы Идарәсе җитәкчесе Ринат Насыйров, Төмән татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Нурмөхәммәт Утяшев, Тубыл шәһәреннән “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова катнашты.

Актуаль темаларга булган чыгышлар яңгырады Форумда: “Төмән өлкәсендә татар яшьләре хәрәкәте. Проблемалар һәм перспективалар” ( Татар яшьләре берлеге җитәкчесе Руслан Мамеев, Төмән), “Себер татарларының тарихи архитектура истәлекләрен саклауда яшьләрнең роле” (Руслан Шәмсетдинов, Тубыл), “Түбән Варта шәһәрендә милли мәдәниятне үстерүдә татар яшьләренең роле” (Альбина Гатина, Түбән Варта), “Ямалда төрки милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеге” ( Булат Ханов, Салехард), “Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда яшьләрнең роле” ( Равил хәзрәт Мәхмүтов, Ялутор), “Төмән өлкәсенең көньягында татар телен өйрәнү проблемалары” (Максим Сәгыйдуллин, ф.ф.к., Төмән).

Форумда башка катнашучылар да үз фикерләре белән уртаклаштылар. Шуны ассызыклап белдерделәр яшьләр: соңгы елларда аларның милли үзаңнары сизелерлек үсте, милли үсеш юлында активлаштылар, берләшү омтылышы көчәйде, әмма өлкә татарлары Конгрессының күпмедер финанс ярдәменнән гайре, бер яктан да ярдәм юк аларга. Бигрәк тә бина булмау эшне киң җәелдерергә ирек бирми, дип борчылып сөйләделәр алар.

Форум Татар яшьләре берлегенең Уставын кабул итте һәм идарә органын сайлады, Берлекнең җитәкчесе итеп Руслан Мамеев расланды.

Кабул ителгән резолюцияләрдә түбәндәгеләр төп урынны алды:

өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте белән хезмәттәшлек итү йөзеннән аңардан Татар яшьләре берлеге Советына вәкил кертергә;

Төмән шәһәре Татар мәдәният үзәге бинасында ремонт эшләрен тизләштерү үтенече белән шәһәр хакимиятенә чыгарга;

Интернет челтәрендә бердәм мәгълүмат кыры булдырырга;

милли көрәшне пропагандаларга, спорт ярышлары һәм турнирлары оештырырга;

яшьләрне активлаштыру юнәлешендә эзлекле эш алып барырга;

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә татар яшьләренең актив катнашуына ирешергә.

Ђйе, татар яшьләрен милли үсеш юнәлешендә активлаштыру төп бурычларның берсе, проблемалы мәсьәлә булып торуын тагын бер мәртәбә ачык күрсәтте яшьләр Форумы. Зур тырышлык белән үткәрелгән бу җыенда 60 лап кына вәкил катнашуы да шуңа мисал булса кирәк. Күптән түгел булып үткән “Себер Йолдызы - 2009”, “Татар егете-2009” бәйгеләрендә булган ялкынлы активлык сизелмәде Форумда.

Форумнан соң фикер алышу вакытында яшьләр лидеры Руслан Мамеев татар яшьләренең туган телне өйрәнергә омтылмаулары хакында тирән борчылуын белдерде.

Менә шуның нәтиҗәсендә һәм яшьләрнең туган телне начар белүләре я бөтенләй белмәүләре сәбәпле Форум рус телендә генә барды. Аның башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки төбәгебездә туган телебезнең кулланыш даирәләре елдан-ел кысылганнан-кысыла, тарайганнан-тарая бара, һәр җыелыш, һәр конференция, һәр очрашу рус телендә генә бара, туган тел яңгырый торган телерадиотапшыруларының вакыты исәпле минутларга гына калды. Күптән түгел булып үткән яшьләр фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында татар телендә чыгыш ясарга әзерләнеп килгән бер докладчы бар иде, аңа да туган телдә сөйләү тыелды.

Туган телнең кирәклеген, аның матурлыгын, байлыгын күрсәтә торган чараларны даими үткәреп, аларга яшьләрне җәлеп итү татар җәмәгатьчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булып тора бүгенге көндә. Бу бурычны гамәлгә ашыру җәһәтеннән буыннар арасындагы бәйләнешне саклау да зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International