Сессиянең көн тәртибенә 62 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 11е – Татарстан законнары проектлары, шулай ук ТР Прокуроры протестлары, ТР Дәүләт Советы карарлары, федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының закон инициативалары да бар.
Депутатлар, аерым алганда, беренче укылышта республиканың җир асты байлыклары, Татарстан Республикасында хезмәт саклау турындагы Законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектларын караячак. Шулай ук Татарстан Республикасы Бюджет кодексына да үзгәрешләр кертү көтелә.
Сессиядә КПРФтан сайланган депутат Хафиз Миргалимов соравы буенча, ТР Хөкүмәтенең кризиска каршы алып барган чаралары турындагы мәгълүматы да тыңланачак.