Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бу атнада IV Казан венчур ярминкәсе узачак
2009 елның 21 апреле, сишәмбе
Бу атнада Казанда IV венчур ярминкәсе уза. Татарстанда Венчур ярминкәләре уздыру тарихы 2005 елга барып тоташа. Нәкъ менә Казанның 1000 еллык юбилее елында Татарстан башкаласында I Төбәк Венчур ярминкәсе үткән иде. Беренче ярминкә Татарстан фәнни коллективлары перспектив эшләнмәләренең венчур инвесторларында зур кызыксыну уятуын күрсәтте. Икенче Төбәк ярминкәсе нәтиҗәсе буларак, ТР Хөкүмәте белән Россиянең Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе арасында хезмәттәшлек беркетмәсе имзаланды.
Ике тапкыр шул статуста оештырылганнан соң, узган елдан башлап ул Казан венчур ярминкәсе дигән яңа исем белән үткәрелә башлады. Татарстандагы һәм Идел буе федераль округына кергән башка төбәкләрдәге кече һәм урта бизнес компанияләренең инновация мөмкинлекләре тәкъдим ителә торган бу чараны «Идея» технопаркы, ТР Инвестиция-венчур фонды, Россиянең Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе ТР Министрлар Кабинеты, Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә оештыра. Узган елгы III Казан венчур ярминкәсендә Россиянең 14 шәһәреннән 120 дән артык инвестиция компаниясе тәкъдим ителгән иде. Алар нефть, газ, химия сәнәгате, машина, җиһазлар төзелеше, энергетика, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы, биотехнологияләр, медицина, фармокология, төзелеш кебек перспектив юнәлешләрне эченә алды.
ТР Инвестиция-венчур фондыннан хәбәр итүләренчә, быелгы ярминкә эшендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чараларын гамәлгә ашыручы, фәнгә нигезләнгән бизнеска инвестицияләр җәлеп итү сәясәтен формалаштыручы төбәк һәм федераль структуралар вәкилләре, Россия һәм чит илләрнең финанс оешмалары, Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга ниятләгән бизнес җәмәгатьчелек катнашачак. Барлыгы 100 дән артык компания катнашырга теләк белдергән.
IV Казан венчур ярминкәсендә катнашучылар технологияләр өлкәсендә эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган семинарда катнашу мөмкинлеген ала. Американың гражданлык тикшеренүләре һәм ТР Инвестиция-венчур фондлары оештырган бу чара бүген башланды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 21 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз