Казанның яшь экологлары «Парклар маршы»на чыгачак

2009 елның 21 апреле, сишәмбе
22 апрель көнне 13.00 сәгатьтә яшь экологлар «Парклар маршы» Халыкара акциясе кысаларында Казанның җәяүлеләргә бирелгән Бауман урамыннан тантаналы рәвештә узачак.

Казанның «Яшел ил»/«Зеленая страна» балалар иҗтимагый оешмасына кергән яшьләре моның белән аеруча сакланыла торган табигать территорияләре проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүне максат итә. Џәрхәлдә, әлеге чараны оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге һәм «Яшел планета» Гомумроссия балалар иҗтимагый экология хәрәкәте бүлеге шул турыда тәкрарлый. Казан шәһәре мэриясеннән алынган мәгълүматларга караганда исә «Парклар маршы» акциясе илдә 1995 елдан бирле Ќир көненә туры китереп үткәрелә. «Парклар маршы»ның координаторы сыйфатындагы Кеше кулы тимәгән табигатьне саклау үзәгенекеләр бу халыкара чараның Россия һәм аңа чиктәш илләрдә аеруча сакланыла торган территорияләргә ярдәм итүдә теләктәшлек күрсәтү максатыннан уздырылуын искәртә. Шул рәвешле, ел саен шундый акция ткәрелгән көнне экологиягә бәйле мәсьәләләр буенча нәтиҗә чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International