Завод барыбер төзелә

2009 елның 8 апреле, чәршәмбе
"Rockwool international" компаниясе, кыенлыкларга карамастан, Татарстанның "Алабуга" махсус икътисадый территориясендә яңа завод төзү­ен дәвам иттерәчәк. Кичә компания президенты Элко ван Хил ТР Хөкү­мәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әнә шул хакта белдерде.

"Алабуга"да яңа төзелешкә тәүге нигез ташын салу тантанасы узган елның июнь аенда уздырылуын искә төшерик. Төзелешне төгәлләп, беренче продукцияне (таш мамыктан җы­лылык саклау үзенчәлегенә ия булган материаллар) чыгара башлау 2010 елга планлаштырылган.

Элко ван Хил Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда дөньякүләм икътисадый кризис шартларында да компаниянең проект буенча эшләргә җыенуын белдерде. Ул шулай ук, Россия икътисадының перспективасы әйбәт, базар кризистан "аякка баскач" ук компаниянең тулы куәтенә эшли алырдай заводы булачак, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International