Шәһәрдә булган һәйкәлләрне, истәлек такталарын быел сентябрьгә кадәр тәртипкә китерү зарур

2009 елның 20 апреле, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышында Ќиңүнең 65 еллыгына әзерлек уңаеннан, шәһәрдә булган һәйкәлләрне, истәлек такталарын һәм истәлек урыннарын быел сентябрь аена кадәр тәртипкә китерү зарур, дип белдерде бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин.

Џәр муниципаль районның паспортында аларның исемлеге теркәлергә тиешлеген искәртеп, шәһәр башлыгы район хакимиятләре җитәкчеләренә якын арада шушы документларны имзалау өчен әзерләп бирергә йөкләде. «Џәйкәлләр – халкыбызның Бөек Ватан сугышында Ќиңү китергәннәр алдында баш ию, ветераннарга хөрмәт күрсәтү урыны. Џәйкәлләрне тәртипкә китерү – ул безнең уртак эшебез», - дип басым ясап әйтте И.Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International