Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Ф.Мөхәммәтшин журналистларны ТР Матбугат көне белән котлады
2009 елның 18 мае, дүшәмбе
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады. Барлык журналистларны, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, полиграфия хезмәтчәннәрен, журналистика ветераннарын һәм аның серләренә төшенә башлаган яшь талантларны Татарстан Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
Татарстан бүген илнең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе. Республикада барлыгы 968 матбугат басмасы, 50 телевидение компаниясе, 86 радиостанция, 12 мәгълүмат агентлыгы, 230 га якын нәшрият һәм полиграфия предприятиесе эшләп килә. Аларның биштән бер өлешенең генә дәүләт катнашында төзелүе төрле фикерләрне ирекле җиткерә алу, иҗтимагый оешмаларның, физик һәм юридик затларның киң даирәсенә үз мөнбәре аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында сөйли. Безнең медиакорпус - хакимият белән җәмгыятьне бәйли торган зур көч. Аның куәте профессионализмда, демократия принципларына тугры булуда, Татарстанга хезмәт итүдә чагыла.
Журналистлар җәмгыяте иң яхшы хезмәттәшләрен ел саен "Хрустальное перо" - "Бәллүр каләм" премиясе белән бүләкли. Лауреатлар исеме бүген дә республика журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында яңгыраячак. Аларга үткен каләм һәм иҗат уңышлары телибез.
Һөнәри бәйрәм җәмгыять, республика, ил тормышында матбугатның роле һәм тоткан урыны турында тирән уйлануларга да этәрә. Кризис массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсен дә урап үтмәде, дөньякүләм йогынты ясавын дәвам итә: күп кенә илләрдә газеталар ябыла, теле- радиокомпанияләрнең программалары кыскара, уңышлы медиабизнес символлары булып торган танылган брендлар юкка чыгу алдында тора. Мәгълүм булганча, бөтендөнья журналистлар җәмгыяте бүген журналистика өлкәсендәге вәзгыятьне анализлый һәм хөкүмәтләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең, журналистикага ышанычны кире кайтаруның, тиражларны һәм рейтингларны саклап калуның яңа юлларын эзли. Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә республика җитәкчелеге үткәрә торган төпле сәясәт бу процессларны җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының үз йөзе, яхшы тәэмин ителгән редакцияләре, теле- радиокомпанияләре бар. Республикадагы матди-техник база журналистларның сыйфатлы һәм конструктив эшчәнлегенә нигез булып тора дип уйлыйм. Бурычлар элеккечә кала: миллионлаган аудиториянең ышанычын югалтмаска; кешеләргә катлаулы икътисадый, социаль вәзгыятьтә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәргә; базар шартларында ышанычлы эшләргә. Бу катлаулы юлда журналист һөнәренең югары стандартлары, үз укучыларына, радио тыңлаучыларга, телевизор караучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, хакимият белән җәмгыять арасында рухи күпер булуны аңлап эш итү төп юнәлеш булып калсын.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Сезгә, халык ышанычын, ихтирамын аклап, зур иҗади уңышлар һәм исәнлек-саулык телим.
2009 елның 18 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз