Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан геологлары эчә торган җир асты суының яңа запасларын тапкан
2009 елның 20 апреле, дүшәмбе
“Татнефть” ААЌнең Татарстан геология-күзәтү идарәсе (ТГКИ) Биектау, Кама Тамагы, Мөслим, Актаныш, Чирмешән һәм Нурлатны тәүлегенә 15,1 мең куб.м хуҗалыкта кулланылышлы һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен ачыкланган җир асты сулары запасларын дәүләт тикшерүенә әзерләде.
Шул исәптән Биектауда тәүлегенә 1 мең куб.м файдалану запаслары раслануга әзерләнгән, бу гамәлдәге су алу җайланмасының мәйданын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Кама Тамагын су белән тәэмин итү өчен норматив документлары таләпләренә җавап бирә торган тәүлегенә 1,1 куб.метр күләмендә җир асты суы запаслары файдалануга тапшыру өчен әзерләнгән. Бу чыганакларны үзләштерү район үзәген су белән тәэмин итү сыйфатын сизелерлек яхшыртачак.
Мөслим өчен тәүлегенә 3,6 куб.м күләмендә җир асты сулары ачыкланган һәм бәяләнгән, шул исәптән Ташлыяр авылы тирәсендә чишмә барлыгы ачыкланган, хәзер анда район үзәген су белән тәэмин итү өчен җайланма төзелә. Бүгенге көндә Мөслим исе, каты һәм тонык булуы, тимер һәм марганец микъдары буенча эчә торган су нормаларына туры килми торган су белән тәэмин ителә.
Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында хәбәр итүләренчә, җир асты суларын эзләү-бәяләү эшләре Сарман районының Ќәлил бистәсен җир асты запаслары белән тәэмин итүгә дә юнәлдерелгән. Запасларны этаплап үзләштерү якын арада бистәне хуҗалыкта кулланылышлы һәм эчәргә яраклы җир асты суы белән тәэмин итүгә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз