Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды ТР алдындагы йөкләмәсен үтәде

2009 елның 17 апреле, җомга
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды капиталь ремонт прогаммасын финанслау буенча Татарстан алдындагы йөкләмәсен тулысынча үтәде. Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен федераль бюджеттан каралган сумманың беренче траншы инде муниципаль берәмлекләргә күчерелгән. Узган атнада республика Федераль фондтан 1,4 млрд. сум күләмендә икенче траншны да алуга ирешкән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин хәбәр итте. Аның эшендә ТР Президенты, Дәүләт Советы Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар җитәкчеләре катнашты.

Министр сүзләренә караганда, шул рәвешле, Федераль фонд Татарстан алдындагы йөкләмәсен башкарып чыккан. Капиталь ремонт программасын финанслауда Татарстан казнасы да катнаша. Узган атнада аннан 1 млрд. 900 млн. сум акча муниципалитетларга күчерелгән. “Федераль фондтан алынган икенче транш акчалары һәм республика бюджетыннан тагын калган 1 млрд. 500 млн сум акча законда каралган вакытта (30 банк көне) муниципаль берәмлекләргә күчерелеп бетәчәк”, - ди министр. Федераль һәм республика казналарыннан финанслау белән проблемалар булмаса да, җирле бюджетларның әлеге мөһим социаль программаны финанслауда катнашуы канәгатьләнерлек түгел. Ќирле бюджетлардан бу максатларга планлаштырылган 1,1 млрд. сумның бүген нибары 10 процентын (102 млн. сум) гына муниципалитетлар идарә компанияләре счетларына күчергән. Тагын шунысы бар, бу эшкә 39 муниципалитет кына керешкән. 5 район җирле казнадан бер тиен дә күчермәгән. Министр шул ук вакытта үзләренә йөкләнгән вазифаны намус белән башкаручы 8 районны аерым билгеләп узды. Апас, Арча, Биектау, Кама Тамагы, Питрәч, Саба, Теләче, Чирмешән районнары планлаштырылган суммаларны тулысынча идарә компанияләре яки Торак милекчеләре ширкәтләренең исәп-хисап счетларына күчереп бетергән.

Капиталь ремонт программасын финанслаудагы дүртенче чыганак булган торак милекчеләре акчаларына килгәндә, аның җыелуы буенча да проблема бар. Марат Хөснуллин билгеләп узганча, үткән ике атна эчендә бу чыганактан килгән финанслар бары 7,5 процентка гына арткан. Аксубай, Алабуга, Кукмара районнарында милекчеләрлән акча бөтенләй җыемый. Ђгерҗе, Актаныш, Алексеевски, Ђлки, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Яшел Њзән, Лаеш, Лениногорски, Мөслим, Балык Бистәсе, Спасс, Теләче, Чирмешән, Чистай районнарында милекчеләрдән акча 10 проценттан да азрак җыелган. “Бу финанслар җыелуны тоткарлаучы төп сәбәп итеп кризис йогынтысында халыкның түләү сәләте кимүне атыйлар. Ђмма бу җитәкчеләрнең эшне оештыру сәләтеннән дә тора”, -ди министр. Ул “Водоканал-Сервис” җәмгыятенең эшне ничек оештыруын мисал итеп китерде. 5 филиалны берләштергән әлеге предприятие җитәкчелеге капиталь ремонт эшләренең мөһимлеген аңлатып, түләү кәгазьләре белән һәр фатирга үзләре йөреп чыга икән. Министр муниципаль район җитәкчеләрен халыкка торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча субсидияләр алу тәртибен аңлату эшләрен дә алып барырга чакырды.

Шулай итеп, быелгы капиталь ремонтка барлык 4 чыганактан әлегә идарә компанияләре хисапларына күчерелгән финансларның гомуми күләме 5 млрд. 417 млн. сум тәшкил итә. Министр белдергәнчә, бу сумма планлаштырылган барлык йортларда эшне башлау өчен җитәрлек. Башкарылган эшләрне 30 процент күләмендә аванслауны тоткарлау өчен дә сәбәп юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International