Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан халыклары әдәбияты һәм сәнгате көннәре башланды
2009 елның 17 апреле, җомга
16-29 апрель көннәрендә «Казан язы» дип исемләнгән Татарстан халыклары әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә. Бүген Казандагы Њзәк китапханәдә аның ачылышы тантанасында әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә танылган иҗатчылар - татар шагыйрьләре һәм язучылары Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Рәмис Аймәт, Флера Тарханова, Илсөяр Ихсанова, Галимҗан Гыйльман, артист Миңгол Галиев һәм актриса Миләүшә Нәҗмиева катнаша.
Республикада гомер итүче халыклар дуслыгын ныгытуны, яшьләрнең төрле халыктагы милли үзенчәлекләр, аларның тарихлары, мәдәниятләре, традицияләре, гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен арттыруны, яшь буынны милли әдәбиятны укуга тартуны максат итеп оештырыла торган чара кысаларында муниципаль китапханәләрдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь актерлары, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Шәмсия Ќиһангирова белән иҗади очрашулар, «Татар фольклорын беләсеңме?» конкурсы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар фольклоры кафедарсы мөдире Алсу Еникиеваның мастер класслары, «Пушкин Казанда» дигән әдәби кичә кысаларында конкурслар, викториналар уздырыла. «Абхазия уллары» дигән әдәби сәгать исә Дмитрий Гулианың тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак.
Ђ инде Н.Гогольның тууына 200 ел һәм Т.Шевченконың тууына 195 ел тулу уңаеннан оештырылачак әдәби-музыкаль кичә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультеты студентлары, балалар театр студиясенә йөрүчеләр һәм украиннарның республикадагы милли җәмгыятьләре вәкилләре һ.б. катнашында булачак, диелә Казан шәһәре мэриясеннән алынган хәбәрдә. Чараларның кайсы көнне һәм кайда уздырылуы хакында http://www.kzn.ru/news/show/6674 буенча белешергә була.
МА "Татар-информ", 2009 елның 17 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз