Очрашуда ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барган. Равил Зарипов фикеренчә, автокомпонетлар, агротехника, нефть сәнәгате өчен торбалар җитештерү әнә шундый юнәлешләрдән. Сун Юаньфан сүзләренә караганда, Ляочэн шәһәре көчле сәнәгать базасы белән билгеле. Анда автомобиль, машина төзелеше, алюминий һәм бакыр җитештерү, текстиль, энергетика, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү төп урынны алып тора. Шәһәр Төньяк Кытайның төп логистика терминалы буларак та танылу алган, шулай ук заманча туристлык секторы үсеше үзәге дә. “ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Ляочэн шәһәре мэриясенең төп максаты ике төбәк бизнесы арасына күпер салу булырга тиеш. Ул төбәкләребез арасындагы хезмәттәшлеккә якты перспективалар ачачак”, -дип саный мэр.
Министрлык мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстан белән Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме, 2007 ел белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга артып, 466,7 млн. доллар тәшкил иткән.
Шаньдун провинциясенең беренче вице-губернаторы Ван Жэньюань җитәкчелегендәге делегация Татарстанга узган елның маенда сәфәр кылган иде. Сәфәрнең максаты төбәкара, сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген активлаштыру хакында сөйләшү иде. 2008 елның декабрендә республика Хөкүмәте делегациясенең Шаньдун провинциясенә сәфәре барышында Татарстан белән Кытайның әлеге провинциясе арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру турында Килешү имзаланды.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.