Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан туристлык порталы Татарстан башкаласына кунаклар җәлеп итәргә тиеш
2009 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
15 апрельдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә ачылган “Индустрия туризма-2009” күргәзмәсе кысаларында Татарстан башкаласы туристлык
интернет-порталы
тәкъдир ителде. Шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты җитәкчесе Сергей Иванов яңа сайтның мөмкинлекләре турында сөйләде.
Бөтендөнья челтәрендә gokazan.ru адресы буенча урнашкан яңа туристлык интернет-порталы 3 айга якын эшли. С.Иванов билгеләп үткәнчә, мондый ресурска ихтыяҗ Россия һәм чит ил туристларының маршрут сайлауда Интернетның зур роль уйный башлавына бәйле. Белгечләр порталны эшләгәндә күп кенә шәһәрләрнең, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургның шундый сайтларын өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә, алдынгы технологияләрне кулланып заманча интернет-сайт ачылды.
Казан туристлык порталының төп эчтәлеге шәһәрнең истәлекле урыннары, шәһәр инфраструктурасы объектлары, кунакханәләр, рестораннар web-карточкаларыннан гыйбарәт. Хәзер сайтта адрес, телефон язылган, туристлык өчен кызыклы объект фотолары, спорт һәм мәдәният чаралары анонслары язылган 500 гә якын карточка бар.
Шулай ук сайтта панорамалы фотолар бүлеге бар, хәзер биредә Казанның кызыклы 35 урыны панорама фотосы урнаштырылган.
Порталда аерым истәлекле урыннарны караудан тыш, виртуаль экскурсияләр дә ясарга мөмкин. Текстка бәйле фотолар профессиональ экскурсоводлар тарафыннан эшләнгән. Порталда Казан турында файдалы һәм кызыклы мәкаләләр урнаштырылган, билетлар һәм кунакханәдә урыннар броньлау формалары бар. Сайтның инглиз версиясен gokazan.com адресы буенча карап була. Сергей Иванов хәбәр итүенчә, киләчәктә сайтны тагын берничә телдә чыгару ниятләнә.
Аның фикеренчә, туристлык порталын эшләү шәһәрнең туристлык индустриясен үстерүдә җитди адым булып тора. Ул республика башкаласына килүче кунаклар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 16 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз