Рөстәм Миңнеханов “Ашан Россия” компаниясенең генераль директоры белән очрашты

2009 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
15 апрельдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Франциянең "Auhan" (“Ашан”) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

“Ашан Россия” компаниясенең генераль директоры» Жан Пьер Жермен Татарстан Республикасының ваклап сату базарында эшчәнлек алып бару белән кызыксынды. ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Икътисад министрлыгына бергә “Ашан” компаниясен Татарстанның муниципаль районнарына кертү мәсьәләсен хәл итәргә күрсәтмә бирде.

Казанда “Ашан” гипермаркеты ачуга килгәндә, Татарстан башкаласы мэриясенә бу мәсьәләне җентекләп өйрәнү йөкләнде.

ТР Министрлар Кабинетында очрашуда ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International