Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Алмания көннәре старт ала
2009 елның 20 апреле, дүшәмбе
20-26 апрель көннәрендә Казанда Алмания көннәре узачак. Атналыкның ачылышы бүген ТР Милли китапханәсендә була, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Алмания көннәренең программасы бай. 23се көнне аның кысаларында Татарстандагы Алман йортында “Толерантлык дәресләре: Алмания — Ислам илләре” проекты тәкъдим ителә, 24 апрельдә “УНИКС” концерт-спорткомплексында “Киләчәккә караш” дигән фәнни-гамәли конференция узачак. 25ендә “Тинькофф” ресторанында KLEE төркеме концерты көтелә. Билгеле булганча, “Алмания көннәре” проекты традицион рәвештә Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелә. Биредә ул КДУның алман мәгарифе, фәне һәм мәдәнияте үзәге тарафыннан, Алманиянең Россиядәге Илчелеге, Гете исемендәге институт, Алман академик алмашулар үзәге, Р.Бош исемендәге фонд, Татарстандагы Алман йорты, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән оештырыла. Проект “Бердәм киләчәк” дигән шигарь астында уза.
Алмания атналыгы кысаларында казанлылар Алмания белән бәйле актуаль темаларга багышланган ике күргәзмә белән дә таныша, “Мир” кинотеатрында фильмнар күрә алачак. Моннан тыш, яшь каләм иясе Маркус Ферстер үзенең әсәрләре белән таныштыра һәм алман теле тирәнтен үзләштерелә торган башкала мәктәпләрендә иҗади семинарлар да оештыра.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз