Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы Казанда агымдагы елның 22 апрелендә узачак. Бу хакта бүген парламентның спикер Фәрит Мөхәммәтшин алып барган Президиум утырышында хәбәр ителде.
Татарстан парламентының Секретаре Лилия Маврина сүзләренчә, сессия көн тәртибенә 61 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 11е – Татарстан законнары проектлары, шулай ук ТР Прокуроры протестлары, ТР Дәүләт Советы карарлары, федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының закон инициативалары да бар.
Сессиядә КПРФтан сайланган депутат Хафиз Миргалимов соравы буенча, ТР Хөкүмәтенең кризиска каршы алып барган чаралары турындагы мәгълүматы да тыңланачак.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.