Казанда “Созвездие-Йолдызлык-2009” фестивале старт ала
2009 елның 15 апреле, чәршәмбе
15 апрельдә “УНИКС” концерт-спорт комплексында “Созвездие-Йолдызлык-2009” фестивале старт ала. ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, анда республиканың шәһәр-районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән күпсанлы коллективлар һәм башкаручылар катнашачак.
16 апрельдә фестивальнең беренче сайлап алу туры оештырыла. Төгәлрәге, бу көнне республиканың ерак районнары һәм төбәкләрдән килгән балалар һәм яшьләрнең чыгышы булса, 17се көнне узачак II турда фестивальдә катнашучыларның барасы да катнашачак.
Чараның Гала-концерты 18 апрельдә “УНИКС” концерт-спорт комплексында була. Ђ йомгаклау Гала-концерты 27 апрельгә планлаштырылган. Ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак.
Билгеле булганча, “Созвездие-Йолдызлык-2009” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел 16 февральдә башланган иде. Чараның зона турлары Казанда, Азнакайда, Буада, Зәйдә, Яшел Њзәндә, Яр Чаллыда, Чирмешәндә, Кукмарада узды. Зона турлары кысаларында жюри тарафыннан 2224 иҗади номер каралган һәм шуларның 452се финалга сайлап алынган. Шулай итеп, йомгаклау турларында “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә 2687 талант катнашачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алдагы еллар белән чагыштырганда, фестивальдә катнашучыларның саны быел 20 процентка арткан. “Созвездие-Йолдызлык” татарстанлыларны гына түгел, быел да Мәскәү өлкәсе, Мари Иле, Башкортстан республикасы талантларын җәлеп иткән.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.