Ф.Мөхәммәтшин Кытай Халык Республикасының татар җәмгыяте делегациясе белән очрашты
2009 елның 13 мае, чәршәмбе
12 май көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Халык Республикасының татар җәмгыяте делегациясе белән очрашты.
"Татарстан безнең икенче йортыбыз", - дип белдерәләр ТР вузлары студентлары - Кытай Халык Республикасының татар җәмгыяте вәкилләре. Нәкъ менә аларга республика вузларында белем алу мөмкинлеге бирелде. Бүген алар барысы да (50дән артык кеше) республика җитәкчелегенә һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Татарстанда туган телдә яхшы югары белем алу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.
Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин берничә ел элек ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кытай татар җәмгыяте вәкилләренә республика вузларында белем алуда ярдәм итү бурычы куйды, дип сөйләде. "Вуз ректорлары бу фикерне хуплады", - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.