Казанда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының киңәшмәсе узачак

2009 елның 15 апреле, чәршәмбе
26 – 28 апрель көннәрендә Казанда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы илләр мәдәният министрларының алтынчы киңәшмәсе узачак. Милли–мәдәни традицияләр һәм яшьләр очрашуның төп темасы булыр дип көтелә. Киңәшмә Россия мәдәният министры А.А.Авдеев рәислегендә узачак, дип хәбәр итә Россиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасындагы вәкиллеге рәсми сайты.

Чарада Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Њзбәкстан мәдәният министрлары катнашачак. Шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасында күзәтүче ролен үтәүче дәүләтләр – Џиндстан, Иран, Монголия мәдәният министрлары да катнашыр дип көтелә. Киңәшмә кысаларында танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар да үтәчәк.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты июнь уртасында Екатеринбургта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International