Фәрит Мөхәммәтшин: “Кризиска каршы чаралар программасы оптимизм уята”

2009 елның 27 марты, җомга
26 март көнне Россиянең Гадәттән тыш эшләр министрлыгында “Бердәм Россия” партиясенең Югары һәм Генераль советларының уртак утырышы булды, анда РФ Хөкүмәтенең 2009 елда Кризиска каршы чаралар программасы проекты буенча фикер алышынды.

Партиянең Югары советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов утырышны ачканда, анда Югары Советның 41 әгъзасы һәм партия Генераль советының 110 әгъзасы, Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчеләре, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасарлары, Федерация Советы әгъзалары, Дума комитетлары рәисләре, федерация субъектлары җитәкчеләре, зур шәһәрләрнең мэрлары катнашуын билгеләп үтте.

Утырышта Татарстан Республикасыннан “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге лидеры, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Докладлар буенча фикер алышу вакытында илдә бүгенге көндәге вәзгыять һәм кризистан чыгу юллары буенча төрле фикерләр яңгырады. Чыгыш ясаучылар Кризиска каршы чаралар программасы проектына төгәл өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертте.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырыш барышын һәм андагы фикер алышуны шәрехләп, Татарстан журналистларына: “Бүген утырышта Россия Хөкүмәте эшләгән Кризиска каршы чаралар программасы проекты каралды. Бүгенге көнгә кадәр эшләнгән аерым чаралар белән чагыштырганда, мондый комплекслы программа кирәк”, - диде.

Аерым алганда, сүз кече һәм урта бизнеска, Россия тауар җитештерүчеләренә теләктәшлек итү, гомумән Россия гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү җыелмасы турында бара, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. “Бу программа оптимизм уята. Программаның кризиска каршы чараларда төбәкләр катнашы белән бәйле бүлеге җентекләп эшләнгән”, - дип белдерде Татарстан бердәмроссиялеләре лидеры. Татарстан парламенты җитәкчесе докладта әйтелгән оптимизм турында “ул ил Милли банкының Резерв фондында булган резервлары белән акланган” дип билгеләп үтте. Шулай ук “Эльвира Нәбиуллина әлегә кризисның колачы нинди булуын, аның кимү дәрәҗәсе һәм аның дәвамлыгы турында беркем дә белми, дип дөрес әйтте. Моның белән бәйле рәвештә, тәкъдим ителгән комплекслы планның кайбер пунктлар алдан ук үк гамәлгә куярга кирәк иде”, - дип билгеләп үтте ул.

“Бүген алар агымдагы ел ахырына кала, аннары соңга калырга мөмкин”, - дип борчылуын белдерде ул. “Хәзер мин бу программаны җентекләп анализларга теләмим, чөнки без аны республикада карауга әзерлибез һәм тәкъдимнәребезне формалаштырачакбыз, дип белдерде әңгәмәдәш. Кризиска каршы чаралар программасы проектында һәм докладта төбәкләргә катгый таләпләр яңгырады. Мөгаен, төбәкләрнең дә федераль үзәккә таләпләре бардыр.

Татарстан бердәмроссиялеләре лидеры журналистларның бу соравына: “Кризиска каршы чаралар буенча төбәкләргә таләпләре чыгымнарны оптимальләштерү, бюджетның чыгым өлешен карау, Россия Федерациясе субъектлары керемнәрен нәтиҗәле файдалану юлларын табудан гыйбарәт. Кайбер преференцияләр аерым тармакларга, субъектларга табышка салым буенча вәкаләтләр бирелде һәм тагын шундый күп фактлар”, - дип җавап бирде.

“Бу тулысынча федераль үзәкнең үзенә кагыла. Мин бу тема буенча берничә тапкыр чыгыш ясадым, омтимальләштерү таләп ителә дидем. Мисал өчен, Россия Федерациясе төбәкләрендә бер-берсен кабатлаучы федераль структура вәкиллекләре бар”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Рәисе кризисның төп казанышы барыбызны - федераль үзәктән төбәкләргә кадәр, зур предприятие җитәкчеләреннән бизнес вәкилләренә кадәр үз чыгымнарын карарга һәм кризис беткәч базарга ни белән чыгасы турында да уйланырга мәҗбүр итүдә”- дигән фикер белдерде. “Без продукциянең көндәшлелеккә сәләтен югалттык һәм эчтә булачак оптимальләштерү Россиянең зур икътисады урын алган тармакларда хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Умыртка баганасы дип саналган машина төзелеше, оборона комплексы, нефть һәм нефть химиясе тармагы, энергетика һәм илнең башка тармакларында, - дип ышаныч белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Иң мөһиме кризис шартларында да халыкны социаль яклау чыгымнарын арттыру. Бу төп фактор документның беренче битеннән соңгы битенә кадәр өстенлек итә. Әгәр Россия бу юнәлештә хәрәкәт итә икән, димәк, ул көчле держава.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International