Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе төбәкләрне дә колачлый
2009 елның 14 апреле, сишәмбе
Апрель башыннан башкалада “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе башланып китте. Ђйтергә кирәк, 4 ел эчендә ул балалар бакчалары, белем бирү учаклары белән генә чикләнеп калмады, ә эре сәүдә үзәкләренә, хастаханәләргә, күпсанлы оешма-предприятиеләргә дә үтеп керде. "Быел да акция кысаларында күптөрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе — “Татар теле — дөнья теле” дигән яңа хәрәкәт. Ул “Њзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросының Россиядә татар теленең икенче дәүләт теле дәрәҗәсенә ия булуын яклап, имза эшен җәелдерүе. Чара глобальләшү шартларында татар телен саклап калу, РФ төбәкләрендә татар телен кысрыклау очракларына игътибарны юнәлтү, яшьләрне тел аша рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә тарту”, - дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе Руслан Айсин, бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында. Аның белдерүенчә, татар теле өчен тавыш бирү Интернетта да булачак.
ТР Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтергә булыша, милли мәгарифкә уңай йогынты ясый, ди һәм аның мәктәп кысаларында гына чикләнеп калырга тиеш түгеллегенә басым ясады.
“Шунысы куанычлы: төбәкләрдә дә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе киңәя бара. 2006 елда анда республика күләмендә 40 мәктәп катнашкан булса, 2007 елда Ставрополь, Самара өлкәләре, Удмуртия республикасындагы милләттәшләребез дә кушылды. Узган ел исә Төмәндә, Ђстерханда, Омскида да әлеге акция оештырылды”, - ди Р.Зиннәтуллин. Њз чиратында, ул “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен апрель ае белән генә чикләп калмаска, ә аны даими итеп, берничә этапта уздырырга кирәкле турындагы тәкъдим белән дә чыкты.
МА "Татар-информ", 2009 елның 14 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз