Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстанда яңа тармак - нефть химиясе машина төзелеше барлыкка килергә мөмкин
2009 елның 14 апреле, сишәмбе
13 апрельдә Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехминвест-холдинг» ЌЧЌ Директорлар советы утырышы булды.
Холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре һәм аларны чимал белән тәэмин итү турындагы доклад белән чыгыш ясады. Дөньяви финанс кризис шартларында бу елның беренче өч аенда комплекс предприятиеләре 2008 елның 1 кварталы белән чагыштырганда продукция чыгару күләмен өчтән бер өлешкә киметте, ул 72 млрд.сум тәшкил итә.
Күп кенә предприятиеләрдә җитештерү эшчәнлеге ун елга беренче тапкыр кимеде. Февральдән башлап Россия химия һәм нефть химиясе базарларының берникадәр җанлануы сизелә. Татарстанда бу нефть продуктлары җитештерүгә дә кагыла. Мартта комплексның төп предприятиеләре үсүләрен дәвам итте. Продуктны сатуның уңай динамикасы эчке базарда һәм шулай ук экспортта да күзәтелде.
Ђлегә Россиядә нефть эшкәртү комплексы төзелеше буенча проектлар ерак киләчәккә калдырылу тенденциясе күзәтелә. Чималны тирәнтен эшкәртү мәсьәләсе хәл ителми. Татарстан Түбән Камада "ТАНЕКО" проектын чынга ашырып, ил үсеше өчен стратегик максатларны һәм кризиска каршы чараларны эштә гамәлгә куючы төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтте Р.Яруллин.
Ул перспективалы проектларны гамәлгә кую исәбенә көндәшлеккә ия булу сәләтен булдыру мисалы буларак “Түбән Кама Шин” ААЌндә “Кама Евро” покрышкаларын чыгаруны оештыруны атады. Беренче кварталда барлык ассортименттан бу шиннарны чыгару күләме азрак кимегән. Аерым алганда, “Түбән Кама Нефтехим”ның полиэтилен, “Казаноргсинтез”ның поликарбонат чыгаруын уңышлы мисал итеп китерергә була. Моннан тыш, “Роснано” дәүләт корпорациясе Татарстанның “Данафлекс” проектын финанслау турында уңай карар кабул итте. Рөстәм Миңнеханов “Данафлекс”ны Татарстанда нанотехнологияләрне үстерүдә беренче карлыгач дип атады. Аның сүзләренчә, кризис чорында яңа технологияләр кирәк, ә нанотехнологияләр бу юнәлештә нигез булырга мөмкин.
“Казан синтетик каучук заводы” ААЌендә гамәлгә кую ниятләнгән икенче перспективалы проект турында Элемент органик кушылмалар химиясе һәм технологиясе Дәүләт фәнни тикшеренү институтының генераль директоры Павел Стороженко белдерде. Сүз “Казан силиконы” кремний органик производство комплексын булдыру турында бара. Ул силикон җитештерәчәк, чөнки заманча технологияне һәм сәнәгатьнең төрле тармакларын аннан башка үстерү мөмкин түгел.
Рөстәм Миңнеханов бу проектны гамәлгә куюда ярдәм итәргә вәгъдә итте. “Татэлектромаш” ААЌ генераль директоры Илдус Исламов Татарстанда нефть һәм нефть химиясе җиһазлары җитештерүне оештыру перспективалары турында сөйләде. Аның фикеренчә, тиешле кластерга берләштерелгән республика заводларының җитештерү потенциалы шундый продукциянең киң номеклатурасын үзләштерүгә сәләтле. Татарстан нефть эшкәртү тармагын үстерүне дәвам иткәндә чит илдән кайтарылган производство җиһазларын урнаштыруны тәэмин итә ала. Нәтиҗәдә, яңа тармак - нефть химиясе машина төзелеше барлыкка килә, дип саный Илдус Исламов.
Рөстәм Миңнеханов бу идеяне зур производство оештыруда бай тәҗрибәсе булган "ТАНЕКО" базасында гамәлгә куярга тәкъдим итте. "ТАНЕКО" завод кына түгел, ә яңа заводларны комплекслы төзүче идарә итүче компания булырга тиеш. "ТАНЕКО" кебек мөһим проект тәҗрибәсендә киләчәктә җиһазларны капиталь ремонтлауны ышанып тапшыра торган зур корпорация булырга тиеш, диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.
Утырышта шулай ук 26 майга билгеләнгән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААЌ акционерлары җыелышын оештыру һәм үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 14 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз