27 апрельдә Казанга ФИСУ ның Генераль секретаре Эрик Сайнтрон җитәкчелегендәге делегация килүе көтелә. “2013 елгы Универсиада дирекциясе” директоры Владимир Леонов сүзләренә караганда, кунаклар төзелеш алып барылучы Универсиада объектлары белән танышачак. Татарстан ягы ФИСУ вәкилләренә алдагы планнарын җиткерәчәк, презентацияләр уздырачак.
“Хәзергә дистанцион аралашу вакытында алар бездә баручы эшләрдән канәгать калуын белдерә, бу сәфәр барышында без алга таба планнар корачакбыз”, -дип белдерде ул.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.