Гагарин Кубогы – безнеке!

2009 елның 13 апреле, дүшәмбе
Хоккей белән яшибез, “Ак Барс” өчен җан атабыз. Плей-офф уеннары чорында Татарстан халкы, команданың башка төбәкләрдәге җанатарлары әнә шундый девиз белән яшәде. Казан “Ак Барс”ы өчен ул 21 уеннан торган иң озын серияләр булды. Командага, Гагарин Кубогы өчен көрәштә күп имгәнәүләр, дисквалификацияләр аша узарга, уеннарның чираттагы этабына үтәр өчен максималь матчлар уздырырга туры килде. Ниһаять, хоккей сөючеләрне көендереп һәм сөендереп тәмам хәлдән тайдырган плей-офф марафоны артта калды. Џәм аның нәтиҗәсе Татарстан хоккей сөючеләренең барлык өметләрен аклады.

Финал уеннарының Космонавтика көнендә Казанда узган ахыргы матчы Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләренең матур җиңүе белән тәмамланды. Соңгы уенның һәм, гомумән, финалның язмышын өченче периодта казанлыларның капитаны, лидерларның берсе Алексей Морозовның “Локоматив” капкасына керткән бердән-бер алкасы хәл итте. Шулай итеп, Казан “Ак Барс”ы тарихка Гагарин Кубогының беренче иясе булып кереп калачак. Бу уңыш, тырышлык һәм көчле ихтыярның зур нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International