Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Сингапур белән Татарстан хезмәттәшлек перспективаларын барлый
2009 елның 13 апреле, дүшәмбе
Сингапур Республикасының мәгариф һәм дәүләт идарәсе өлкәләрендәге тәҗрибәсе Татарстан өчен файдалы булырга мөмкин. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Сингапур Республикасының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Саймон Тенсинг де Круз белдерде. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сингапур илчесенең Татарстанга бу беренче танышу сәфәре. Илче көн дәвамында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, икътисад министры Марат Сафиуллин, Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агеев белән очрашырга, “Алабуга” махсус икътисади зонасы белән танышырга өлгерде. Саймон Тенсинг де Круз Хөкүмәт йортындагы очрашуда сәфәр барышында икътисад, үсеш, инновацияле принципларны куллану буенча ике республика арасында уртак якларны ачыклавын җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бу охшашлык ике арада хезмәттәшлекне тагын да кызыклырак һәм уңышлырак итәчәк.
Премьер-министр билгеләп узганча, Татарстанда бик күп проектлар -махсус икътисади зона, технопарклар, мәгариф өлкәсен реформалаштыру - Сингапур инициативаларын өйрәнгәннән соң гамәлгә ашырыла башлады. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген Татарстанны бу ил белән суднолар төзү, заманча медицина, мәгълүмат технологияләре, нефтехимия өлкәләрендәге хезмәттәшлек кызыксындыра. Ул аерым алганда мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә тукталып, биредә Сингапур тәҗрибәсенең бик файдалы булуын ассызыклады. Хөкүмәт башлыгы Сингапур илчесенең чираттагы Россия-Сингапур форумына чакыруын кабул итеп алды. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Сингапурның эшлекле даирә вәкилләренең Татарстанга сәфәрен оештыру тәкъдимен кертте. Бу Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән якыннан танышып, хезмәттәшлекнең перспективаларын билгеләү өчен файдалы булачак. Киләчәктә Татарстаннан берничә җитәкчене дәүләт идарәсе буенча тәҗрибә өйрәнү өчен Сингапурга укырга җибәрү нияте дә бар.
МА "Татар-информ", 2009 елның 12 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз